“Исәнме, Сабантуй бәйрәме!” Хезмәт бәйрәме
Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәменә әзерләнүдә, бәйрәмдә уеннар һәм конкурслар оештыруда актив катнаштылар.
Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәменә әзерләнүдә, бәйрәмдә уеннар һәм конкурслар оештыруда актив катнаштылар.
22 июнь Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсендә “Без-Җиңү варислары” исеме астында тарихи сәгать үтте.
Җәй-ул кызыклы сәяхәтләр вакыты. Без дә 13 июнь көнне көндезге лагерь балалары белән туган ягыбыз табигате буйлап сәяхәт кылдык.
Россия көне бәйрәме уңаеннан Хәсәншәех авылы мәдәният йортында “Россия көне” исемле әңгәмә- диолог оештырылды.
6 июнь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе җәйге укулар программасы кысаларында мәктәп яны лагерь балаларын үзенә әдәби кунакханәгә җыйды.
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Хәсәншәех авыл мәдәният йортында бәйрәм оештырылды.
23 май көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе 8 сыйныф укучыларын “Алар сугыш турында яза” дип аталган әдәби сәгатькә җыйды.
Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты Җиңү көне уңаеннан 6-7 сыйныф укучылары өчен “Әйдәгез җиңү турында сөйләшик. Әйдәгез сугыш турында искә төшерик!..” дигән репортаж-күзәтү әзерләде.
Хәсәншәех авыл китапханәсе җәмәгатьчелек белән берлектә тантаналы митингта катнашты.
Авылдашларыбызны әлеге якты һәм күңелле бәйрәм белән котлап Хәсәншәех мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!” исеме астында искиткеч бәйрәм кичәсе әзерләде.
Бәйрәм китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы катнашында бик җанлы үтте.
24 апрель Хәсәншәех авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан 5 сыйныф укучылары өчен “Зур сугышның кечкенә геройлары” исемле батырлык дәресе узды.
21 апрель Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан түгәрәк өстәл узды. Анда мәдәният һәм үзидарә хезмәткәрләре катнашты.
18 апрель- Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсенә башлангыч сыйныф укучылары килде.
Тамаша һәркемдә җылы тәэсирләр калдырып бер тында узып китте. Халкыбыз ифрат моңлы, талантлы икән лә!
24 март бездә Татарстанның танылган язучылары белән бик күркәм очрашу кичәсе булып үтте.
Аның шигырьләре кечкенәдән барыбызга да шатлык кына алып килә.
10 февраль көнне, Апаз авыл Мәдәният йортында, бай тарихы, танылган һәм күркәм шәхесләре белән дан тоткан - Апаз авыл җирлегенә кергән 4 авыл үзешчәннәре “Җомга көн кич белән” дип аталган иҗат кичәсе тәкъдим итте.
8 Март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчасы коллективы искиткеч матур бәйрәм кичәсе бүләк итте.
21 февраль көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты район күләмендә оештырылган , “Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең Апаз, Шушмабаш авыл җирлекләре авылларыннан килгән гаиләләрне сынау бәйгесенә җыйды.