Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңалык

“Ир солтаны - 2017 ” Бәйге

Авыл җирлекләре арасында “Ир солтаны - 2017 ” район бәйгесенең чираттагысы 25 гыйнвар көнне Апаз авыл җирлегендә үтте. Биредә Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләреннән 9 ир-ат көч сынашты. Искиткеч матур, күңелле кичә булды бу. Хәсәншәех авылыннан Әхтәм Әхмәтов беренче урынга лаек булды.

“Китапларда минем тормыш һәм язмыш” Әдәбият сәгате

Хәсәншәех авыл китапханәсе Татарстан республикасының халык язучысы, күренекле татар прозаигы һәм драматургы Аяз Мирсәет улы Гыйляҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Китапларда минем тормыш һәм язмыш” дип исемләнгән әдәбият сәгате үткәрде.

“Болгар иленең иң бөек галиме” Китап күргәзмәсе янында диалог-әңгәмә

Титаник шәхес, мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, реформатор, фикер иясе, энциклопедист галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулган көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә “Болгар иленең иң бөек галиме” исемле диалог-әңгәмә үтте.

“Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” Урам концерты

3 ноябрь көнне Хәсәншәех мәдәният йорты китапханә белән берлектә “Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” исеме астында авыл клуб учреждениеләре арасында урам концертлары ярышлары оештырды.

“Үткәннәр сагындыра” Ретро-кичә

“Үткәннәр сагындыра”. 6 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән ретро-кичәбез әнә шулай аталды.

“Бәхет өчен күп кирәкми” Гаилә бәйрәме

30 сентябрь көнне “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Бәхет өчен күп кирәкми” исемле гаилә бәйрәме оештырды.

“Көзге өмә” Көзге игелек атнасы

25 сентябрь көнне “Көзге игелек атнасы” кысаларында мәдәният, мәгариф һәм авылның администрациясе хезмәткәрләре Обелиск янын җыештыру буенча өмә үткәрделәр.

“Гаҗәеп матурлык янәшәдә генә” Экологик сукмак буйлап виртуаль сәяхәт

Безнең китапханә сезне 2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында Хәсәншәех авылы табигате буенча “Гаҗәеп матурлык янәшәдә генә” исеме астында экологик сукмак буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра.