Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Күчмә семинар"

30 май көнне Яңа кырлай авылы модель китапханәсендә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләренең чираттагы утырышы узды.

"Бөтенроссия китапханәләр көне"

27 май - Китапханәләр һәм Китапханәчеләр көне. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, хезмәттәшләребез белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына барып Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Хыял йорты" комедиясенең премьерасын карап кайттык.

"Игътибар, яңа китап!"

Хөрмәтле шигърият сөюче дусларым! Наласа авылы китапханәсендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә Наласа авылында гомер итүче хезмәттәшем Гөлчирә Нәҗметдинованың "Кара квадрат" дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы китапханәбездә, рәхим итегез!

"Игътибар, яңа китаплар!"

Фәнни - популяр әдәбиятны якын итүче хөрмәтле китап укучыларым, бу китаплар сезнең өчен! Рәхим итегез!

"Парад Победы"

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы. Хезмәттәшләребез белән Арчада Җиңү бәйрәмендә.

"Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?"

22 апрель көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, якташыбыз Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың "Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?"дип исемләнгән бик җылы, эчтәлекле иҗат кичәсендә катнашырга насыйп булды.

"Дисбе - әбием ядкәре"

Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы очрашу кичәсе булып узды.

"Китапханәдә яңа китаплар"

Нәни дусларым, мавыктыргыч, матур рәсемле китаплар белән танышырга ашыгыгыз! Китапханәгә рәхим итегез!

"Яңа китаплар"

Хөрмәтле китап сөюче дусларым! Китапханәгә яңа китаплар белән танышырга рәхим итегез!

"Шигъри тәлгәшләр"

21 март - Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан яшьләр белән "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрдек.

"Игътибар, яңа китап!"

Хөрмәтле китап сөюче дусларым! Китапта Арча муниципаль районы клуб учрежденияләре хезмәткәрләренең "Иң яхшы сценарий" район конкурсына тәкъдим ителгән бәйрәм сценарийлары туплап бирелгән.

"Китаб-әт-тәрбия"

Хөрмәтле китап сөюче дусларым! Мәшһүр галим, әдип Каюм Насыйринең әлеге китабы бүген дә актуальлеген югалтмый. Ул биргән киңәшләр, үгет - нәсыйхәтләр ата - аналарга, укытучылар һәм тәрбиячеләргә генә түгел, һәр балага да кызык һәм файдалы булыр. китап урысчага тәрҗемә белән бирелгән.

"Игътибар, яңа китаплар!"

Шигъриятне хөрмәт итүче кадерле китап укучыларым, бу китаплар сезнең өчен, китапханәгә рәхим итегез!

"Аерылмагыз китаптан"

Бүген Арча үзәк китапханәбездә Татарстан республикасында цифрлаштыру елы кысаларында җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятнең башкаручы директоры, "Әдәби марафон", "Сәламәт иртә" проектларына нигез салучы, китап укучыларыбызга "Иң зур сер" шигырьләр җыентыгы аша таныш булган автор гатауллин Раил Мәүлет улы @beIem белән "Аерылмагыз китаптан" дип исемләнгән очрашу кичәсендә катнаштык.