Уен - викторина "Яз җиткәнне кошлар җиткерә"
1 нче апрель планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Кармыш авылы китапханәсендә «Миләшкәй” балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз кунакка килделәр алар белән "Яз җиткәнне кошлар җиткерә" дип исемләнгән уен-викторина узды. Балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану".Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар. Ахырдан "Кошлар- безнең дусларыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар