Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

День здоровья "Укыгыз һәм сәламәт булыгыз"

 7 нче апрель -Халыкара сәламәтлек көне уңаеннан ,Кармыш  авылы китапханәсендә өлкэн буын өчен сәламәтлек сәгате узды. Ханымнар белән үләннәрнең шифасы турында тәҗрибә уртаклаштык. Бактың исә,гади генә үлән дә күптөрле шифага ия икән. Әңгәмәдә катнашкан hәрбер ханым үзе файда ала алган үләне турында сөйлэп тәҗрибә уртаклашты. Үләннәр бик куп төрле чирдән дәва, бары белеп кенэ файдаланырга кирәк дигэн нэтижэгэ килдек.