“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” эдэби кичэ
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора..
Туган телем иркэ голем...Югары Кэминкэ авылы урта белем биру мэктэбендэ туган тел коненэ карата эдэби кичэ уздырылды. Укучылар торле миллэт халкынын шигырьлэрен сойлэделэр. Хэр миллэтнен уз теле узенэ якын икэнлеген исбатладылар