Верхнекаменская сельская библиотека - филиал № 4

"Хатын кыз бәхете" кичә

Югары Кәминкә авыл китапханәсендә 8 март коненә багышланган «хатын кыз бәхете» дигән исем астында бик матур кичә үткәрелде. Әниләрнең күңелен мин кояш жылысына , ә йөзләрен аяз күкләргә тиңләр идем. Әни! Якты йолдыз бит ул. Якты донья, тормыш бүләк иткән әниләр - сез бит ул. Сез һәр өйнең җылы учагы, нур сибүче кояш! Сезнең назлы карашыгыз күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләрегез тормышыбызда юлдаш,- дип башладым сүзләремне...
Әниләребез үзләре пешереп алып килгән тәмле ризыклары белән чәй әчтек. Үзләренең камыр рецептларын ойрәттеләр, киңәшләр бирделәр. Телеңне йотарлык ризыклар иде.Чын күнелдән 8 март халыкара хатын-кызлар коне тәбрикләп, аларга ныклы сәламәтлек теләп, тәмле телеңне йотарлык ризыклары очен рәхмәт әйтеп дога кылып ойләребезгә таралыштык.