Верхнекаменская сельская библиотека - филиал № 4

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме
Тышта алтын - көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу-бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да.
Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып-жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ачалар.
Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын-сары толымлы булган. Кызлар аңа сары башаклардан тәкыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән.
Сөмбелә гарәп теленнән “башак”, “иген” дип тәрҗемә ителә. Югары Кәминкә мәктәпнең татар теле укытучылары 1-7нче сыйныф укучылары белән Сөмбелә бәйрәмен үткәрделәр . Балаларның көзге уңышка багышланган рәсемнәреннән, яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Шулай ук укучылар төрле номерлар белән чыгыш ясады, матур итеп татарча шигырьләр сөйләделәр , җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Молодцы укытучылар һәм укучылар. Бәйрәм бик матур үтте.