“Суслонгер– бәгырьдә ул…”– без дә күрдек!
“Суслонгер” – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан унынчы китап. Аның авторы Фирдәвес Хуҗин 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә көн күреп яши. Юрашта урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, ул Алабугада укып, шофёр һөнәрен үзләштерә. Туган авылына эшкә кайта. Читтән торып, Васильево автотранспорт техникумында укый. Кичләрен, эштән бушаган араларда, кулына каләм алгалый. Әдәби эшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Соңрак әдип хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла. Язучының иҗат офыгы киңәйгәннән-киңәя, яңа әсәрләре туа һәм ул инде район газетасы белән генә түгел, “Ватаным Татарстан”,“Шәһри Казан” газеталары, “Аргамак” җурналы белән хезмәттәштәшлек итә башлый. “Алабуга нуры”, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит” газеталарының үз хәбәрчесе булып эшли.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда – 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел.
Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.
«Бу лагерь 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр генә эшли. Ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән меңнәрчә кеше үлә. Һәм алар хәзергәчә хәбәрсез югалганнар исәбендә... 1943 елның ноябрендә Суслонгерга инспекция белән К. Е. Ворошилов килә. Лагерьның шундый хәлдә булуына гаепле кешеләр каты җәзага тартыла, лагерь үзе исә бетерелә. Суслонгер лагеры урынында хәзер саны билгеле булмаган каберлекләр генә...”
Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган,шатлыклары һәм кайгылары булган олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребезгә баш иясе килә. Кеше җиргә яхшы гамәлләр кылырга,яратырга яратылган.Нинди генә авыр вакытлар булмасын, кеше яшәешне дәвам итә,якты киләчәккә омтыла ,гүзәллеккә соклана.Ә явызлыкка урын калмасын өчен без бердәм,тату, мәрхәмәтле булырга тиешбез.Хәзерге көндә дә җир шарының төрле почмакларында сугыш бара.Минем бу кешеләргә теләгем бер-мәрхәмәтле булыйк,гүзәллекне югалтмыйк,Кеше булып калыйк,кешеләр!
Страшная правда о Суслонгерском концлагере, расположенном в лесах Марий Эл, была раскрыта только спустя много лет после окончания Великой Отечественной войны. До этого он хранился под грифом “секретно”. В годы войны в Суслонгере служило 10 тысяч воинов, в Суроке - 20 тысяч. Точно неизвестно, сколько людей там погибло.
В своей повести “Суслонгер” Фирдаус Хузин от имени своих односельчан, побывавших в лагере, воссоздает события и рассказывает читателю о зверствах, совершенных в нем.
“Суслонгер– бәгырьдә ул…”– без дә күрдек! Диеп сөйли Тазиева Мәснүга апа