Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Дөньякүләм “Татарча диктант"

Бөтендөнья  татар конгрессы  тарафынан 2026 нчы ел татар дөньясы өчен  Габдулла Тукай елы дип игьлан ителде. Шул унайдан, бүген Туймәт авылы китапханәсендә телне саклауга һәм бөек шагыйребезнең истәлегенә багышланган “Татарча диктант” акциясе зур тантана белән узды.Быелгы чара аеруча бердәмлек рухында үтте, чөнки анда авылның барлык оешмалары-мәктәп коллективы һәм укучылары, мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләре , социаль хезмәткәрләр , фельдшер-акушерлык пункты һәм  авылыбызның актив халкы,  актив катнашты. Бу акция  имтихан гына түгел, ул үзебезнең тамырларыбызга кайту, телебезнең матурлыгын тагын бер кат хис итү чарасы.Тукайның 140 еллык юбилее алдыннан узган бу чара һәркайсыбызның күңелендә якты истәлек булып калыр.