Староутямышская сельская библиотека фил. 22

Х Дөньякүләм "Әдәби марафон" проекты

      21 нче февраль көнне Казанда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Х Дөньякүләм "Әдәби марафон"   проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узды.Тантанага әдәби марафончылар белән очрашырга һәм аларны тәбрикләргә язучылар, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр килде. Марафончылар беренче  тапкыр нәшер ителгән "Миллион татар" исемле журнал белән танышты. "Азатлык" яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин актив китап укучы марафончыларга Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" китабын бүләк итте. Әлеге проект җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.