Бөтендөнья белем бирү акциясе«Татарча диктант»
Татарстан Республикасы, Чирмешән районы Иске Кади авылы китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе үтте.
Әлеге чара татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә генә түгел, ә туган телне популярлаштыруга, мәдәниятыбызны үстерүгә юнәлдерелгән.
Катнашучылар башта шагыйрьнең "Туган тел" шигырен, аннан "Бәхет" дип аталган текстны яздылар.
Быел акция унберенче мәртәбә уза һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Катнашучыларга рәхмәт хаты тапшырылды.