Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Китап тәкъдир итү кичәсе "Таныш булыгыз- яңа китап"

Иске Кади авылы китапханәсендә Фәһимә Әмирханованың "Авылдашларым, туганнарым язмышы бәетләрдә" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге бәетләрдән торган китап аның балалары һәм оныгы Динара ярдәме белән дөнья күргән. Китап йөз экземплярда бастырылган, каты тышлы, китапның ахырында гаилә альбомыннан төсле фотосүрәтләрдә урын алган.
Һәрбер кешенең күңел түрендә беренче укытучысы зур урын алып тора. Мәктәп бусагасын атлагач, балаларның киңәшчесе, яклаучысы, матурлыкны күрергә, бер-берең белән дус булырга өйрәтүче-беренче укытучы.Фәһимә апа беренче укытучыбыз иде. Төп эшеннән тыш ул авыл тормышында да актив катнашты:колхозда агитатор булып эшләде, кич утырып, савымчылар өчен стена газеталары чыгарды; урак өсте җитсә, кырларга барып, концерт номерлары күрсәттеләр; авыл яшьләре белән спектакльләр әзерләде ; олы яшьтәге әби- бабайларның читтә яшәүче балаларыннан килгән хатларны укып, җавап хатлары язды; район газетасының актив хәбәрчесе булды.. Фәһимә апа төрле темаларга мәкаләләр, шигырьләр язу белән беррәттән, бәетләр чыгарырга оста иде. Язган бәетләрен аерым дәфтәргә туплап барган. Шул бәетләрне укыгач, күпме авылдашларның, туганнарның, танышларның язмышы күз алдына килә.
Авыл китапханәсендә " Авылым хәбәрчеләре " дигән альбомда Фәһимә апаның элек " Ленин юлында" хәзер "Безнең Чирмешән" район газеталарына һәм "Бөгелмә авазы" шәһәр газетасында басылган шигырьләре, мәкаләләре урын алган. Ул бу мирасны китапханәгә үзе бүләк иткән иде. Узган ел район газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашуда да әлеге альбомны яратып кабул иткәннәр иде. Бүгенге очрашуда да әлеге альбомга күзәтү ясалды.
Әлеге кичәдә Фәһимә апаның балалары Халисә апа, Роза, оныгы Динара һәм китап укучылар катнашты. Динара әбисе истәлегенә гаилә архивында сакланган фотолар куеп, бик матур презентация ясаган. Презентация ярдәмендә китапханәче Рушания Гыйрфанова аларның гаилә тарихы белән таныштырды. Кичәбезгә килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман абый Мортазин, Россия Федерациясе атказанган укытучысы Рәисә апа Вәлиуллина, яраткан китап укучым, кичәләрдә актив катнашучы гаилә дуслары Халисә апа Вәлиуллина, мәдәният йорты директоры Минзилә Илалиева истәлекләр белән уртаклаштылар. Кичәдә Фәһимә апа энесе Фәриткә багышлап язылган бәетне олы кызы Халисә апа укыды. Икенче кызы Роза әлеге китапның басылу тарихы белән таныштырды. Баксаң, Роза үзе дә хезмәттәше Румия Әбүзәр кызы белән " Әлифбада кунакта" исемле методик ярдәмлек бастырып чыгарганнар икән.
Кичәдә оныгы Динара әбисе турында хәтирәләрне яңартты һәм үзе әбисенә атап язылган бәетне катнашучыларга бәян итте.Фәһимә апа өч баласына да югары белем алырга ярдәм иткән һәм балалары матур хезмәт дәрәҗәләренә ирешкәннәр, хәзергесе көндә лаеклы ялда.
Безнең балалык һәм яшьлек еллары туган авылым Якты- Тауда үтте. Без шул чор балалары Фәһимә апага бик рәхмәтле. Ул безнең тормышыбызны кызыклы һә файдалы итеп үткәрүгә үзеннән күп көч куйды. Без аны сагынып искә алдык. Кичәбез бик җылы, хәтирәләр белән үрелеп барды. Искә алуыбыз Фәһимә апага һәм китапта урын алган мәрхүм , мәрхүмә булган авылдашларыбызга, туганнарыбызга, танышларыбызга дога булып барып ирешсен Раббым!