Син безнең күңелебездә-Минзада
19 апрель көнне районыбызның барлык авыл китапханәчеләре, авылның мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр мәдәният йортына авылдашыбыз, яраткан Минзадабызны искә алыр өчен җыелдылар. Гайшә апа Зыякова аның рухына багышлап дога укыды. Бер минут тынлык белән аны искә алдык без. Авылыбыз китапханәсендә озак еллар авылыбыз халкына намуслы хезмәт итте. Аның тормыш юлын, тырыш хезмәтен, игелекле, изге эшләрен китапханә мөдире Рузилә Рәхмәтулловна, җирле үзидарә башлыгы Мингәрәй Әхтәмович, укытучылыр Лениза Рөстәмовна, Динә Җәүдәтовна, Дания Гәрифовна искә алдылар.
Экраннарда, Минзада исән чагында төшерелгән видеосюжет, махсус әзерләнгән видеолар күрсәтелде.