Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

" Без -Тукайлы халык" шигырьлэр уку

Без – Тукайлы халык.

Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

Равил Фәйзуллин.

Җирдә яз, яз исе, яз төсе. Матур теләкләр, күркәм гамәлләр белән килсен яз. Язгы гөрләвекләр шавы төсле, һәр ел саен татар күңелен уятып, яз кояшы төсле балкып, милли аңыбызга нур өстәп туган Тукаебызны 26 нчы апрель көнне һәр татар кешесе  искә ала.Тукай – татар әдәбияты күгендә генә түгел, ә барча төрки телле халыклар мәдәнияте гөмбәзендә дә якты йолдыз ул. Аның гомере кыска булса да, ул иҗат ялкынында лирик та, җәмгыятьнең бозык чирләрен рәхимсез камчылаган ачы сатирик та, заманының иң мөһим социаль-сәяси күренешләрен ачып салган публицист та булды. Кыска гына гомерендә аңа әллә ничә тапкыр гаять авыр тормыш шартларын җиңеп чыгарга туры килсә дә, ул үзенең көчле рухлы талант иясе, кабатланмас шәхес икәнен раслап, тарихи оптимизмны һәм кешелекнең тантана итәчәгенә ышанычын, халыкка мәхәббәтен беркайчан да җуймады. Тукай – бөтен дөнья буйлап таралган татар диаспорасы өчен милли бердәмлек һәм яңарыш символы. Без дә буген бу бәйрәмнән читтә калмадык. Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “Без – Тукайлы халык “ дип исемләнгән шигырь уку бәйрәменә җыелдык. Бу чарага 5-6 сыйныф укучылары чакырылды. Бәйрәмне Эльмира Шәрифуллина язган “ Без – Тукайлы халык” шигыре белән башлап җибәрдек.Тукайның  “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Өч хакыйкать” , “ Г.Тукай әсәрләр, 1 том  шигырьләр һәм поэмалар “ китабыннан шигырьләр укыдылар.Бәйрәмне “ Туган тел” җыры белән тәмамладык.