« Алъяпкыч- халкымнын кунел бизэге »
Әле кайчан гына әбекәй-әнкәйләребез кигән бала итәкле күлмәк, аңа куела торган җемелдәвек ташлар, сәйләннәр кушып чигелгән изүләр, калфак-читекләр концерт киемнәре буларак кына күзаллана, яшь-җилкенчәк аны искелек калдыгы кебек кабул итә иде. Әмма соңгы елларда урамнарда яшьләрнең дә халкыбызның затлы милли киемнәре билгеләре булган калфак, изү, читек, кәләпүш һ.б.дан йөрүе беркемне...
Ак калфаклар киеп,ак алъяпкыч бәйләп,күңелләргә сафлыйк салыйк без…Җырларда җырланган, хатын-кызларыбызның күрке булган Ак калфак…Инде онытылып беткәндә, борынгыдан килгән ядкарь буларак кына искә алына башлаган бер вакытта янәдән халыкка кайтты ул. «Ак калфак»лыларның максаты да төрле чаралар аша нәкъ менә халкыбызның милли гореф-гадәтләрен торгызу, хатын-кызның җәмгытьтәге урынын билгеләү, аны бөтен яктан килгән камил зат итеп күрсәтү.Тубэн Кэминкэ авыл мэдэният йортында китапханэ белэн берлектэ « Алъяпкыч- халкымнын кунел бизэге » дип исемлэнгэн чара уздырдык. Төп тема «Чигү» булганлыктан, авылның иң оста куллы ханымнар үзлэренең яраткан хезмәтлэрен кургэзмэдэ курсэттелэр. Кургэзмэдэ чиккән кулъяулыклар,солгелэр, калфаклар, шулай ук алъяпкычлар, мендәр тышлары зур урын алып тора. Күпме күз нурлары да, күпме күңел җылысы салынган бу чигешләргә...Бу ханымнарның әлеге йөрәк хисен салып чиккән бизәкләре халыкны таң калдырырлык.
Бу чарада башка торле кургэзмэлэр оештырылган иде: уз хужалыгыбызда житештерелгэн продукциялэр, сот ризыклары, кэжэ мамыгын эшкэрту, кулдан ясалган курчаклар, йон жебе кату, йон эрлэу, «Ак калфак» кызларынын бэйлэгэн кул эшлэре. Бу чарага районыбызнын «Ак калфак» кызлары чакырылган иде. Чара бик кунелле узды.