Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

"Кереп барам гомер козлэремэ" встреча с писательницей Галией Сафиуллиной

 Районыбыз талантлы кешеләргә бай. Алар арасында инде шактый тәҗрибә туплаганнар, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылары да бар.

Авылдашларыбыз язучыларның чыгарган китаплары белән, газета-журналлар аша даими танышып торалар, әмма якыннан аралашу ул инде бөтенләй башка нәрсә. Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә  27 февраль көнне  якташыбыз Галия Сәлим кызы  Сафиуллина белән  “Кереп барам гомер көзләремә» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Кичәгә “Ак калфак” кызлары  һәм кунаклар чакырылган иде. Кичәне шигырь юллары белән башлап җибәрдек.  Галия Сэлим  кызы үзенең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Очрашу бик күңелле узды. Кичә ахырында Галия Сафиуллина Түбән Кәминкә авылына һәм “Ак калфак” кызларына багышлап язган шигырьләрен укыды һәм истәлеккә китапларын бүләк итте.  Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.