Выставка татарских национальных блюд " Милли ризыклар - табын турендэ"
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар милли ризыклары – татар халкының тарихтан килгән милли ашлары , ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай , һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр.
Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “Ак калфак” кызлары белән “Милли ризыклар -табын түрендә” дип исемләнгән чара уздырдык. Бу чарага балаларны да чакырдык. Һәрберебез үзенең пешереп килгән ризыгының рецепты белән уртаклашты, серләрен ойрәтте. Балаларга бик тә кирәкле чара.
Алар бу кичәдә күп кенә камыр ризыклары пешерү серләренә ойрәнделәр. Әниең ойдә булмаганда үзең берәр төрле ризык пешереп , аны сөендерергә уйласаң нинди кызык була бит. “Эшләгәнең кешегә булса , өйрәнгәнең үзең өчен “ дигән бит олылар.
Бу чара бик күңелле итеп , чәй табыны артында дэвам итте.