Гармунчылар белән очрашу кичәсе "Тынмасын гармун моңнары"
24 февраль көнне Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында "Тынмасын гармун моңнары" исемендәге гармунчылар белән очрашу кичәсе узды. Туган авыл сәхнәсендә чыгыш ясау өчен авылда торучы талантларыбыз гына түгел , ә читтәге авылдашларыбызда кайттылар. Концерт искеткеч моңлы, яхшы булды. Тамаша залында "алма төшәрлектә урын юк иде".Тамашачылар арасында ерактан килгән кунакларда күп булды .Сәхнәдә заманча җырлар гына түгел, ә элеккеге онытылмас көйләр дә башкарылды.Нәкъ шул җырлар тамашачыларны уйландырды, үткән вакытка ,яшь чакка кайтарды.Килгән кунаклар гармунчыларыбызның осталыгына,җырчыларыбызның көчле тавышына сокланып утырды.Концерт вакытында алган тойгылар ,концерттан соң да тынмадылар, фойеда яшьләр уены узды.