Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Круглый стол "Кайтып киләм әле,яшьлегемә"

Яшьлек. Һәркем өчен кадерле,якын ,истәлекле   яшьлек еллары. Бер мизгелгә генә булса да яшьлеген искә төшермәгән кеше бармы икән?  Кемдер моңлана ,кемдер сагына,ә кемдер җыр аша күз алдыннан кичерә.Фирзәр Мортазин җыр суза "Кайтыр идек без яшьлеккә иинде соң,мөмкин түгел".

Ә менә туган авылым- Түбән Кәминкә өлкәннәре яшьлекләрен искә төшерү өчен "Кайтып киләм әле, яшьлегемә" дип исемләнгән кичәгә җыелды.Алар барысыда авыр тормыш юлын сынауларын үткән.Еллар аларның йөзен үзгәрткән,җыерчыклар өстәгән. Ә күңел һаман яшь. Без яшь чакта дип,һәрберсе яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр.Кичәгә тәмле милли ризыкларда пешереп килгән иделәр.Алар бер-берсен уздырып үзләренең сабый чакларын,авыр  ,ачлы-туклы үскән  балачак елларын елап-елап сөйләделәр.Бу кичәдә Минҗинан апа Заббарова,Сания апа Галиева һәм Равилә апа Юнусова җырларын бәйрәм сәламы итеп  юллады.