Встреча с ветеранами педагогами “Хөрмәтле ветеран-укытучы”
#Культура_Черемшан
#Черемшанский_район
#Черемшан
#Культура_Татарстан
#МК_РТ
#Черемшанская_ЦБС
#библиотекачеремшан
2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы диеп, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтеләчәк. Кешеләрнең матур истәлекләре, өмет-хыяллары һәм иң беренче шатлык-куанычлары мәктәп чоры белән тыгыз бәйләнгән. Шушы якты хатирәләрнең үзәгендә укытучы тора. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге укытучы кулында. Һәр кешенең Туган җире, сөекле Ватаны, тормышка нигез салган, юллама биргән сөекле мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап, яратып искә ала торган укытучылары бар.
Шушы уңайдан, Түбән Кәминкә авылы китапханәсендә без ветеран укытучыларыбыз, остазларыбыз белән “Хөрмәтле ветеран-укытучы” дигән исем астында очрашу оештырдык. Очрашуга ветеран укытучыларыбыз Агзамова Минегол , Камалова Мәдинә,Идрисова Рәсимә ,Мустафина Сәрмәдия апалар килделәр .
“Укытучы - ул һөнәр генә түгел, ул тулы бер язмыш һәм яшәү рәвеше”, - ди Минегол апа.
-Мәктәптә эшләгән еллар сагындыра, әлбәттә. Тик соңгы еллар түгел, яшьрәк чакта эшләгән еллар ныграк сагындыра. Бу чорда классларда утызар бала иде, кәгазь боткасы да юк иде. Хәзерге вакытта эшләүчеләргә Ходай сабырлык бирсен, тырыш, игелекле укучылар телибез- диде алар.Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.