"Любимая книга нашей семьи ". Громкие чтения
Гаилә көне уңаеннан Түбән Кәминкә авылы китапханәсендә “Китаплы гаилә- бәхетле гаилә” дигән исем астында чара уздырдык. Чараның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау, гаилә тәрбиясе һәм гаилә гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни кыйммәтләрне үстерү, китапның иң зур байлык булуын төшендерү. Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый. Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булсада китапханә бар. Аларда балалар өчен китапларда урын алган. Әти - әниләр, бергәләп укуны, күбрәк кечрәк сыйныфларда укучы балалары белән үткәрәләр. Ә югары сыйныфта укучы балалар күбесенчә үзләре генә укый. Бик азы гына әти-әниләре белән фикер алыша. . Бу чарада Төхфәтуллиннар һәм Моталаповлар гаиләсе катнашты. Чараны башлап, кунакларга саләмләү сүзе белән китапханәче Зөлфия Мәссәрова чыгыш ясады. Чара барышында әниләр ничек китапханәгә килеп, үзләренең мәктәп чорында укыган китапларын искә төшерерделәр. Балалар, әниләр белән бергәләшеп татар халык мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын искә төшерделәр. Язучылар иҗатына багышланган викторинада әниләр дә, балалар да бик теләп катнашты.