Час памяти "Шигырьләрдә иде аның яшәү мәгънәсе"
#Культура_Черемшан
#Черемшанский_район
#Черемшан
#Культура_Татарстан
#МК_РТ
#Черемшанская_ЦБС
#библиотекачеремшан
Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын. Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә. Бүген Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә җирле шагыйрәбез Дания Камил кызы Әгзамованы искә алу кичәсе булып үтте.Кичәгә Дания апаның Шәүкәт абыйсы белән тормыш иптәше Миннегөл апалар,мәктәп укучылары,укытучылар, “Хуҗабикәләр “ түгәрәгенә йөрүче апалар чакырылган иде.Кичәне башлап ,кыскача гына аның биографиясе белән таныштырып үттем. 1954 нче елның ямьле май аенда ике абыйсы артыннан кадерле кыз булып дөньяга килә ул. Сәләтле укучы Дания апага уку бик җиңел бирелә. Башлангыч сыйныфларда гел 5ле билгеләренә генә укый ул. Дания апа кечкенәдән шигырьләр язарга, рәсем ясарга ярата. Бу сәләт аңа әти-әнисеннән күчкәндер. Алар иҗади кешеләр булганнар, әтисе – оста гармунчы, әнисе – мөнәҗәтләр язган. Даниянең алтынчы сыйныфта укыган чагы. Иптәшләре белән бергәләп кышларын чаңгы-чанада шуып, язларын, җәйләрен Сөлчә буйларында казлар саклап төрле уеннар уйнап йөргән чаклар бу.Дания апа шул асылмалы басмаларда, тыкрыклардан йөгерә дә йөгерә. Ә йөгерүдә аңа тиңнәр юк. Әллә боларның барысы да татлы төш кенәме соң? 8нче сыйныфны тәмамлаганда каты авыру Данияне аяксыз итә. Табиблар да чирнең сәбәбен әйтә алмыйлар. Рәхимсез язмыш аңа үзенең сагышлы кочагын җәя. Әмма Дания апа бирешми, кешегә бер генә тапкыр бирелә торган тормышны барлык төсмерләре белән ярата, иҗат итә, сөенеп- сөендереп яши. Чир аны аяктан еккач, ул урта мәктәпне, аннан читтән торып Мәскәү халык сәнгате университетын тәмамлаган. Авыл музеенда бүгенге көндә аның рәсемнәре саклана. Алар ике төс белән ясалган: ак һәм кара төсләр. Ләкин аның рәсемнәреннән ак төс – миллилек бөркелеп тора, чөнки аның күңелен дә аклык биләгән булгандыр. Хәзерге вакытта Дания Әгъзәмова безнең арада юк инде. Ләкин ул калдырган шигырьләр, рәсемнәр күпләргә яшәүгә көч бирә, тормышның мәгънәсен аңларга ярдәм итә.Миннегөл апа да,килгән кунаклар да ,укытучылар да Дания апаны искә алдылар,шигырьләрен укыдылар.Балалар исә бик кызыксынып,диккать белән тыңладылар.