Познавательный час "Милли кием-халык җаны"
#Культура_Черемшан
#Черемшанский_район
#Черемшан
#Культура_Татарстан
#МК_РТ
#Черемшанская_ЦБС
#библиотекачеремшан
Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар.Кызлар каз өмәләренә, аулык өйләргә, кунакка бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр. Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, hөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыштапкан. Бу киемнәр аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка hәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан. Бүгенге көндә татар халкының милли киемнәрен көндәлек тормышта киеп йөрмәсәләр дә,төрле бәйрәмнәрдә, олы кунакларны каршы алганда, татар халкының милли биюен башкарганда кияләр. Татарстанда милли һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “Милли кием ул-халык җаны” дип исемләнгән танып-белү сәгате узды.Балаларны милли киемнәр белән таныштырдык.Күргәзмәдә хатын-кыз,ир-ат күлмәге, милли бизәкле түбәтәйләр, калфаклар бар иде. Кулдан эшләнгән милли курчаклар аеруча зур кызыксыну уятты.