Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Экологический час " Чистый родник"


#Культура_Черемшан

#Черемшанский_район

#Черемшан

#Культура_Татарстан

#МК_РТ

#Черемшанская_ЦБС

#библиотекачеремшан

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар. Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул.

 

Минслу Закиулла кызы җитәкләгән түгәрәккә йөрүче балалар су буена төштеләр.Алар үзләре белән тырма,себерке,көрәкләр,чиләкләр алган иделәр. Шәхсән мин үземдә балаларга “өмәгә” кушылдым. Су буенда,“Айгыр ташы “ янында тау куышлыгыннан чишмә чыга. Һәр елны Минслу ханым шул чишмәне чистартырга балалар белән төшә. Чишмәне бергәләп чүптән,ләмнән чистарттык.Аннары бергәләшеп апалары пешергән аш белән сыйландык.Балалар үзләредә күчтәнәчләр белән килгән иделәр.Төп чистарту эшеннән тыш балалар  белән чишмәләрнең әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде.