"Шушы яктан,шушы туфрактан без" туган якны өйрәнү сәгате
Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле.Туган ягыбыздан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык. Түбән Кәминкә авылы китапханәсендә « Шушы яктан,шушы туфрактан» дип исемләнгәнтуган якны өйрәнү сәгате булып үтте. Бу чарага «Хуҗабикәләр» түгәрәгенә йөрүче ханымнар чакырылган иде. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр кеше үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Һәр кеше яшәеш чорына нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Киләчәк буын өчен, авыл тарихын өйрәнүгә материал туплау бик мөһим. Архивларда күп кенә материаллар юкка чыккан, безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән көн кими. Алар буыннан – буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Милли гореф - гадәтләребез онытылып бара. Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан –буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйга, бәет, мөнәҗәт, риваятьләр.