Литературный десант "Встреча с интересной книгой - это всегда радость"
Китап уку ул гадәти тормыш мәшәкатләреннән арынып, хыял эченә чуму, шашып чапканда тукталып калу мәгънәсе, бер — береңә карата булган мөнәсәбәтләр турында уйлану мөмкинлеге. Кырыс чынбарлыктан бераз гына булсада качып тору чарасыда ул. Китап –киңәшчең синең , ярдәмчең синең, дустың. Китап һәрвакыт синең сорауларыңа җавап биреп торыр ул. Китапны. кадерлик, саклыйк, һәрвакыт тату булыйк
Безнең район китапханәсе дә, авыл китапханәләре дә китапларга бик бай. Китапханә – бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.
Даими рәвештә ел дәвамында районыбыз китапханәләренә яңадан яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китаплар күп алар арасында.Төрле яшьтәгеләр, сәламәтлекләре төрлечә булган кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар хәзерге заманда. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. Димәк, һәр кеше өчен китаплар укырга,аларны яратырга мөмкинлекләр бар.
Бүген врачлык амбулаториясендә, кызлар яңа китаплар белән: Ринат Мөхәммәдиевның “Кыргый Атауга сәяхәт”, Лилия Гыйбадуллина “Рәкыйп Хәмитов.Копченый”, Шаһиев Рәфкать”Элеккечә түгел без генә”,Аида Хайртдинова“Кышкы юл озын иде”,Наилә Харисова“Бәллүр тозак”, Илдус Диндаров “Торна күзе”, Фирүзә Җамалетдинова “Яратып китү”,Зиннур Хөснияр “Хур кызлары”,Хәниф Хәйруллин”Улларым ,сез кайда”, Зифа Кадырова “Синсез килгән язлар” таныштылар.Күңелләренә хуш килгән китапларны кызлар укырга алдылар.