Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Литературно-музыкальный калейдоскоп " Сезнең белән бәхетледер бу җир,хатын-кыз!"

#Культура_Черемшан

#Черемшанский_район

#Черемшан

#Культура_Татарстан

#МК_РТ

#Черемшанская_ЦБС

#библиотекачеремшан

 

Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер? Без, Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “ Сезнең белән бәхетледер бу җир ,хатын-кыз” дигән исем астында,  8 нче март-халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Конкурс-викторина формасында узган бу кичәдә авыл врачлык амбулаториясе һәм мәктәп укытучылар коллективы катнашты.”Шәфкать туташлары” һәм “Укытучы ханымнар” командалары бик тырышып көч сынаштылар. Алар аш-су рецептлары да уйлап чыгардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, пантомимо күрсәттеләр, ”суыткычны” азык-төлек белән “тутырдылар”, хатын-кыз исеме кергән җырлар санадылар,бергәләшеп җырладылар,шигырьләр укыдылар. Ике команда да бик автив булды, хәтта жюри дә утыручы “Ак калфак” апалары да конкурска “кереп киткәләделәр”. Әлбәттә инде , дуслык җиңде, катнашучы командаларга бүләккә аш-су китабы һәм энциклопедия бирелде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.