Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Конкурсно-игровая программа "Солдатская смекалка"

#Культура_Черемшан

#Черемшанский_район

#Черемшан

#Культура_Татарстан

#МК_РТ

#Черемшанская_ЦБС

 

#библиотекачеремшан

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл китапханәсендә “Солдатта булган диләр” исем астында чара үткәрелде. Бу кичәгә армия хезмәтен 30-35 ел элек үткән ,хәзер дә  авылда гомер итеп,төрле тармакта эшләүче ир-егетләр һәм аларның тормыш иптәшләре чакырылган иде. Китапханәче ир-егетләрне якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлап үтте.Кичәне армиядә еш кулланган һөнәрләр осталыкларын күрсәтеп дәвам иттеләр. Автомат сүтеп җыю булмаса да, яка(подворотник) тегү, чолгау (портянка) урау, төймә тагу, бәрәңге әрчү, карабодай ярмасыннан борчак чүпләү кебек эшләрне, элеккеге солдатлар бик оста башкардылар, хәләл җефетләре аларга көч биреп торды. Аннары гармунчылар ул чорда армиягә киткәндә җырланган көйләрне уйнап җибәрделәр,аларга барысы да җыр белән кушылды. Ә ахырдан, кичәне тәмамлап, тормыш иптәшләре солдатка киткәндәге кебек, үзләре чиккән  кульяулык бүләк иттеләр. Кичәне чәй табыны  артында дәвам иттек, һәрберсе солдатта булган истәлекле вакыйгаларны ,төрле мәзәк хәлләрне искә алып сөйләшеп утырдык. Бу очрашудан һәммәсе дә бер теләк, дөньлар тыныч булсын, сугышлар туктасын дигән теләкләр белән таралышты.