Игровая программа "Татар халык уеннары"
#Культура_Черемшан
#Черемшанский_район
#Черемшан
#Культура_Татарстан
#МК_РТ
#Черемшанская_ЦБС
#библиотекачеремшан
Онытылган гореф-гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн.
Уен йолалары, җыр-биюе
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
Еллар күз ачып йомганчы уза, гасырларны гасыр алыштыра. Авыллар һәм шәһәрләр, әйберләр, киемнәр, һөнәрләр, табигать - барысы да үзгәрә, ә халык бәйрәмнәрен йөрәгеннән, күңеленнән чыгарып, халык үзе тудыра. Халкыбызның милли уеннары тел байлыгын үстерүгә, аны баетуга шактый өлеш кертә. Шуңа да без ул уеннарны кече яшьтән үк сабыйларны матур сөйләмгә өйрәтүдә отышлы алым буларак кулланабыз. Милли уеннарга урын бирү балаларны бер-берсенә тагын да якынайта, дуслаштыра, милли яктан үсү өчен көч бирә. Аларны уйнар өчен катлаулы кагыйдәләр, кыйммәтле уен кораллары да кирәк түгел, бары тик теләк һәм җитезлек кенә сорала. Уеннарда шобага салу, санамыш әйтүләр балаларда кызыксыну уята, күңелләрен күтәрә. Җырлы-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә булыша. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан халык уеннары балаларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.
Түбән Кәминкә авыл китапханәсе,21февраль – туган тел көне уңаеннан үткәрелгән «Наши истоки. Читаем фольклор» регионара акциядә катнашты. “Татар халык уеннары” исеме астында уенлы кичә узды. Бу кичәгә өлкәннәр һәм төрле яшьтәге балалар чакырылган иде.Китапханәчебалаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Кичә төрле уеннар белән бәйләнеп барды: йөзек салыш, Кәрия-Зәкәрия,Түбәтәй уены, пар табу, мәкальләр,табышмаклар әйтү,урындык белән уен һ.б. Кичәне туган тел җыры белән тәмамладык. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар.