Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Урок памяти" Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите"

#Культура_Черемшан

#Черемшанский_район

#Черемшан

#Культура_Татарстан

#МК_РТ

#Черемшанская_ЦБС

 

#библиотекачеремшан

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк! Түбән Кәминкә авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә,Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан. «Ленинград  блокадасы – тарихның онытылмас бите» дигән исем астында хәтер сәгате узды. Бу чара балалар һәм өлкәннәр катнашы белән үтте. Апалар, балаларда  ул чорга туры китереп киенделәр. Җыйнаулашып чана тартып бәкегә суга төштек. Чолганышта вакытта халык суга да интегә ,кышын боз ватып,елгадан яки күлдән ташыган.Шул турыда балаларга сөйләп күрсәттек.  Чараның икенче өлешен мәдәният йортында дәвам иттек. Китапханәче кичәне башлап җибәрде.Чараны дәвам итеп блокада турында тулырак итеп Кадрия Мстафина,Минслу Закировалар сөйләделәр.Күпме күләмдә ипи бирелгәнен кисеп күрсәттеләр.Очрашуга килгән укучылар да үз фикерләре белән уртаклаштылар. Алар олылар сөйләгән тарихи вакыйгаларны күздән кичереп,тирән уй-хисләр белән ,очрашудан таралыштылар.