Фольклорный час "Һәр җәүһәрдә- халкым тарихы"
#Черемшанский_район
#Черемшан
#Культура_Татарстан
#МК_РТ
#Черемшанская_ЦБС
#библиотекачеремшан
Татар халкының авыз иҗаты искиткеч бай, тирән эчтәлекле. Анда халыкның кичерешләре, язмышы, тарихы, тормышы чагыла.Халкыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, 12 гыйнварь көнне китапханәдә «Һәрҗәүһәрләрдә- халкым тарихы» исемле фольклор кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә бәетләр,риваятьләр,табышмаклар,кыска җырлар, мөнәҗәтләр белән таныштык.Чара бик күңелле узды. Мустафина Сәрмәдия апа бәет укып үтте.Чара татар халык ашлары белән көйләнгән чәй табыны артында дәвам итте.