Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Урок памяти "Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар "

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 27 октябрь көнне Түбән Кәминкә авылы китапханәсендә «Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар» дип исемләнгән сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Бу кичәдә китапханәче 8-9нчы сыйныф укучыларына репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде.