Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Экологическая тропинка " Чишмәләргә сәяхәт"

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.

    Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.

    Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.

    Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Безнең авыл – Түбән Кәминкә да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.

 

 Без дә бүген әбиләр,оныклар, җәйнең матур көнендә чишмәләр карап кайттык. Балалар бик теләп чишмәнең тирә ягын чүп үләннәреннән арындырдылар.Чишмәнең тәмле суын да авыз иттек.Үзебез белән чәйгә дә дип,суларын алып кайттык. Җәйнең эссе көнендә ,тешне сындыра торган салкын чишмә сулары бигрәк тәмле бит!!