Час краеведения «Листая страницы истории края»
Туган авыл... Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.
Бүген Түбән Кәминкә авылы китапханәсендә,мәктәп каршында оештырылган музей җитәкчесе Закирова Минслу Закиулла кызы белән берлектә “Уйланабыз,эзләнәбез авылым синең хакта” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрдек. Минслу Закиуллаевна балаларны туган авыл,аның атамалары,елгалары,биеклекләренең тарихы белән таныштырды.
Балалар туган авыл турында шигырьләр укыдылар.