Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Литературно-музыкальный вечер "Хуш киләсең,Нәүрүз!"

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Без дә бүген Түбән Кәминкә  авылы китапханәсендәөлкәннәр белән “ Хуш,киләсең Нәүрүз !” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.

 

 Китапханәче Зөлфия Массарова  Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте. Нәүрүз турында шигырьләр укыдык,җырлар җырладык.