Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Встреча- беседа "Солдатта булган,диләр!"

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу көн безнең тарихыбызга Кызыл гвардия отрядларының 1918 елда Псков һәм Нарва янындагы сугышларда дошманнарны тар-мар итү көне итеп кереп кала. Менә шушы җиңүләр Россия илендә “Кызыл армия” барлыкка килүгә беренче адым булып тора. Һәм шушы көннән башлап, безнең илебез 23 февраль бәйрәмен билгеләп үтә башлый.

Солдатта булган, диләр!

 

Менә бүген Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә армия сафларында булып кайткан егетләр белән очрашу булып узды. Алар инде күптән хезмәт иткән егетләр,барысы да әтиләр,бабайлар. Ләкин армия сафларында булган хәтирәләре истә. Алар бүген сәлам хаты язу, төрле хәрби темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.Һәм үзләренең хезмәт иткәндәге кызыклы хәлләрне сөйләделәр. Очрашу бик күңелле узды.