Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Акция «Дарите книги с любовью». Акция приурочена к Международному дню дарения книг.

Якташларыбыз арасында китап укырга яратучылар күп, араларында шәхси китапларын авыл китапханәсенә бүләк итүчеләр дә бар. Мәсәлән Рәзмзия Юныс кызы Габделхакова  үзе язган, шулай башка авторларның китапларын бүләк итте; Рушания Ахмадуллина “Яратам сине,тормыш”; Дамир Таҗиев “Тамырларым синдә,Саклыгым!”, “ Шау чәчәкле болынлыкта -Әшәлчем”дип исемләнгән китапларын бүләк иттеләр. 14 февральдә дөньяда гадәти булмаган акция - Халыкара китап бүләк итү көне уза. Бу - китапларны бүләк итүче һәм укуга мәхәббәт тәрбияләгән һәркемне берләштерүче календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге акциядә, гадәттә, якташларыбыз бик теләп катнаша.  Китапларны без рәхәтләнеп кабул итәбез һәм чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.Түбән Кәминкә авыл китапханәседә бу акциягә кушыла.Гарифуллина Гөлия буген китапханәгә үзенең яратып укыган китабын бүләк итте