Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Громкое чтение "Муса Җәлил безнең күңелләрдә"

Муса Җәлил – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Түбән Кәминкә авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган  очрашу узды. Бу чарага башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып,  шигырьләрен укыдылар.