Показ презентации "Шушы яктан,шушы туфрактан без..."
Туган җир. Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген бер ни дә алыштыра алмый.
Авыллар. Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы- шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә,табигатен сакларга,кешеләре белән горурланырга тиеш.
Бүген авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Шушы яктан,шушы туфрактан без” дигән исем астында очрашу уздырдык.Бу чарада авылдан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштык.Аларга “Минем туган авылым исемнәрдә һәм язмышларда “ дип исемләнгән презентация тәкдим иттек.