Литературно-поэтический час "Чәчәк түгел, шигырь бүләгем"
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Шул дата уңаеннан, Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә «Чәчәк түгел, шигырь бүләгем» дип исемләнгән әдәби-шигъри сәгать үткәрелде. Бу кичәгә шигырь сөюче ханымнар чакырылган иде. Кичә барышында Дания Әгъзамованың шигырьләре белән таныштык, язган шигырьләрен укыдык. Китапханәдә шигъри юллар җанлы яңгырады. Үзебезнең Дания апа гади, ягымлы, юморга бай, кызыклы кеше иде. Тышкы дөньяны күнел күзе белән генә күзәтүче кыз шигырь-хикәяләр дә яза, матур итеп рәсемнәр дә ясый. Аның иҗади әсәрләрендә яшәүгә, туган җиргә мәхәббәт, көчле ихтыярлылык, гүзәллеккә, сафлыкка омтылыш бөтен тулылыгы белән чагылыш таба, укучыны уйланырга мәҗбүр итә.
–Минем язмыш Павел Корчагиннарны, Фәнис Яруллинны еш искә алдыра торган булды.Кыюлык, ихтыяр көче алырлык шундый батыр кешеләр булганда яшәүдән туктыйсы килми.Ярый әле, яшәүнең маягы булып балкучы алар бар. Үзеңдә булмаган түземлелекне алардан алырга тырышасың, алар яшәгән кебек файдалы буласы килә башлый ,өметсезлектән егылмаска омтыласың. Шул омтылыш, шул хисләр шигырь юлларына күчә, – дип язган Дания апа.
Хәзерге вакытта Дания Әгъзәмова безнең арада юк инде. Ләкин ул калдырган шигырьләр, рәсемнәр күпләргә яшәүгә көч бирә, тормышның мәгънәсен аңларга ярдәм итә.