Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Конкурс презентаций ко Дню матери " Әнием бергенәм,кадерлем"

Белгәнебезчә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Россиядә әниләр көне буларак билгеләп үтелә.Бәйрәмегез белән хөрмәтле әниләр! Газизләрдән газиз, кадерл ел әрдән кадерле кем ул? дип сорасалар, мөгаен, бертавыштан “Әни”, дип җавап бирербез. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче, без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңлдән борчылучы ул-газиз әниләребез. Кем безне бишек көйләрен җырлап баккан, тәүфыйклы, булдыклы булсын дип бар көчен куеп үстергән? Әлбәттә, әниләр! Сезнең безгә күрсәткән игелекләрегез уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, Әнкәйләр! Әниләр көненең символы булып Россиядә күкчәчәк (незабудка) тора икән. Риваятьләр буенча бу чәчәк якыннарыбыз турында хәтерне яңарта. Шуңа да бу көнне әниләргә әлеге чәчәк төшкән открыткалар бүләк итәләр. Тере чәчәкләр бүләк итү мөмкинлеге булса тагын да яхшырак. Ничек кенә булмасын, әниләр өчен сезнең игътибарыгыз бик мөһим. Аларны бу көнне генә түгел, ел дәвамында кадерләп, хөрмәтләп тору кирәк.

Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан “ Әнием бергенәм, кадерлем “ дигән исем астында презентацияләр конкурсы булып үтте. Барлык балалар да бик тырышып, җан җылыларын биреп әзерләнгәннәр.Рәхмәт сезгә балалар!

 

 Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын