Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Встреча с ветераном Афганской войны "Тирәнәя һаман яралар"

15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. 2020 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга 31 ел булды. Шул уңайдан 17 нче февраль көнне китапханә укучылар белән берлектә, безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан,  Могинов Азат Максум улы белән очрашуга  бардык. УЛ хатирәләре белән уртаклашты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Һәм укучыларга егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үтте. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды