Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе " Туган илнең алкын суларында Чайкап алсаң ярый җанны да!"

Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә  мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе булып узды.  Әлеге кичәне Гафиятуллина Асия апа ачып җибәрде.  --Мәҗлесләрдә, я булмаса бәйрәм кичләрендә мөнәҗәтләр уку элек-электән килгән. Аның үзенә күрә бер моңы бар. Эчтәлегенә халкыбызның тормышы, моң-зары сыйган. Аның аша шулай ук вәгазьне, рәхмәт сүзләрен дә ирештерергә була. --диде Асия апа  үз чыгышында. Сагдеева Бибинур ,Идиятуллина Фагимя апалар үзләре язган бәетләрне укып үттеләр