Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Илдар Зарипов иҗаты турында әңгәмә

Илдар Зарипов Россия күләмендә танылу алган шәхес. Аның әсәрләре ХХ гасыр татар рәсем сәнгатенең классикасына әверелде, алар Третьяков галереясе, Рус музее һәм башка мәртәбәле музейларны, Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрне бизи.

 

Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә Илдар Зарипов иҗаты турында әңгәмә үтте. Яшьләр художникның биографиясе, иҗаты белән таныштылар.