Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Түгәрәк өстәл " Яхшылык җирдә ятмый"

Яхшылык җирдә ятмый дип кабатларга ярата әби-бабалар, әти-әниләр. Бу сүзләрнең асыл мәгънәсе еллар белән ачыла гына бара. Чыннан да, яхшылык кылу, кешеләргә яхшылык теләү – олы күңел байлыгын таләп итә торган әйбер икән ул! Кеше күреп, сине мактасын өчен эшләнгән эш изге була алмый, вөҗданың тынычлансын өчен кылырга кирәк икән яхшылыкны!

Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә 13 ноябрь көнне  “Яхшылык җирдә ятмый “ дигән темага  түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр узды. Яхшылык турында халык әйтемнәре, мәкальләре бик күп. Безнең дөнья ничек карасаңда яхшылыкка нигезләнгән. Әгәр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дөньяда шундый изге хисләр - тынычлык хисе, дуслык хисе, мәхәббәт хисе? Бу рухи сыйфат һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш. Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә дә үзеңнән соң кешеләр синең тик яхшы эшләреңне генә искә алып яшәргә тиеш.

 Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатларны күңелдә балачактан ук тәрбияләп яшәргә кирәк, әти-әниләрнең баланы тәрбияләгәндә мөһим максатларның берсе – баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру һәм үз киләчәгендә бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып, яхшылык белән генә кулланып яшәргә тиеш.

«Яхшылык җирдә ятмый » дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Менә шул хакта сөйләштек без хатын-кызларыбыз белән.