"Традицион ислам айлыгы"
Чирмешэн районында традицион Ислам айлыгы бара. Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында да бу очрашу булып үтте. Авыл мәдәният йортындагы чарага иллеләп кеше килгән иде. Авыл халкына тәрбия темасына вәгазь сөйләделәр, исламга багышланган кинофильм күрсәттеләр. Авыл китапханәсендә “Ислам дине - әхлак, тынычлык һәм камиллек дине” исемле китап күргәзмәсе дә оештырдык, килгән кунакларны аның белән дә таныштырдык