Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

«Сагышка төренеп, моңнарга үрелеп ,Бу көзләр күңелгә иңделәр» шигырь уку кичәсе

Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айлардан үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат, шигырьләр белән! Көз бит хисләргә, җанны айкардай кичерешләргә шулкадәр бай!

 

25  октябрьдә  Түбән Кәминкә  авылы  китапханәсендә   «Сагышка төренеп, моңнарга үрелеп  ,Бу көзләр күңелгә иңделәр»  дип  исемләнгән  шигырьләр  кичәсе  узды.Бүгенге чарада Әнисә Таһированың “ Быелгы көз- комач күлмәкле кыз”, Рәшит Шиһапның “ Көзге моңнар” шигырьләре укылды. Шулай ук  Фидания Бадамшина үзенең язган  шигырьләрен укып үтте.