«Осталыкнын, нигезе- тырышлык» Встреча с ветеранами с/х
Сыер савучы – авыл җирендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Терлекчеләр ел әйләнәсендә бердәй киеренкелек белән эшлиләр. Хуҗалыкның иминлеге теге яки бу дәрәҗәдә нәкъ менә алар хезмәтеннән тора, чөнки сөт – авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп чыганагы.Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә балалар белән элеккеге сыер савучыларның очрашу кичәсе булып узды. Ферма тормышындагы кызыклы мизгелләрне һәм очракларны сыер савучылар бик озак искә алдылар.
- И...и..и... ул элеккеге елларны искә алсаңмы, - дип уфтанып куя 29 ел сыер сауган терлекче Минңинан апа Заббарова - Барысы да кул хезмәте иде бит. Башакка суны да, сөтен дә көянтә-чиләк белән ташый идек. Көнгә өчәр тапкыр кул белән сыерын да саудык. Әле моның өстенә гектарлап чөгендер утадык, борчак, печән чаптык, ялның ни икәнен дә белмәдек. Хәзерге сыер савучыларның хезмәтенә сөенеп туя алмыйм. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.