Лашманская сельская библиотека - филиал № 11

15 май - Халыкара Гаилә көне

Бүген без Лашман авылы китапханәсенә үзебез хөрмәт иткән шулай ук яраткан гаиләне кунакка чакырдык.Бу Һади абый һәм Минҗамал апа Валиевалар һәм аларның балалары.Һади абый һәм Минҗамала апаның гаилә коруларына быел 65 ел булган икән. 65 еллык туйны халыкта "корыч" дип атыйлар. Алар өчен алтын, зөбәрҗәт һәм хәтта брилиант туйлар артта калган инде. Хәзер кыйммәтле металларны тимер алмаштырды. Аларның гаилә уртак сынаулар һәм авырлыклар белән чыныгып, бәхет - шатлыклар белән сугарылган. Гаилә тормышының 65 еллык юбилее сирәк һәм үзенчәлекле уникалҗ вакыйга!

Кадерле кунакларыбыз!Сезне шул матур бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбриклибез, киләчәктә дә шулай тигез гомер итеп кадерле әби-бабай, әти-әни булып матур яшәү насыйп булсын.